сценарий презентация powepoint урок школа учитель егэ гиа скачать Родительское собрание "Дорогие мамы" - Внеклассная работа - Начальные классы - Копилка сайта - К УРОКУ.RU

К УРОКУ.RU

Учителям, школьникам, студентам и родителям!
Главная » Файлы » Начальные классы » Внеклассная работа

Родительское собрание "Дорогие мамы"

22.02.2012, 20:32


Эни кирәк!
(Кечкенәләр төркеме)
I. Әзерлек эшләре. Анкета тутыру.
Анкета өчен сораулар:
1. Бала тәрбияләүдә әнинең төп роле нидә дип уйлыйсыз?
2. һәрвакытта да балагыз белән уртак тел табасызмы?
3. Ничек уйлыйсыз: әнинең гаиләдәге төп кайгыртучанлыгы нәрсәдә чагыла?
4. Сезнең балагыз белән уртак шөгыльләрегез һәм мавыгуларыгыз бармы? Нинди?
5. Балагыз сезне тыңлыймы? Ни өчен?
6. Хуҗалык эшләрен башкарганда, балагыз сезгә булышамы?
7. Бала тәрбияләүдә нинди авырлыклар белән очрашасыз?
8. Балагызда сезгә карата нинди хислэр (ярату, курку, кызгану, кайгырту һ. б.) бар дип уйлыйсыз?
9. Балагызга сезнең тарафтан игътибар җитәрлек дәрәҗәдә дип саныйсызмы?
10. Сез үзегезне борчыган сораулар белән кайсы белгечкә (табибка, психологка, укытучыга, шәфкать туташына, бакча мөдиренә, тәрбиячеләргә һ. б.) мөрәҗәгать итәргә телисез?
11. Әниләр белән оештырылган очрашулар буенча нинди тәкъдимнәр кертер идегез?
II. Балалар белән бергәләп чакыру билетлары әзерләү. Чакыру билетының беренче битенә әниләр турында мәкаль һәм әйтемнәр язарга мөмкин.
III. әниләр турындагы җырлардан язмалар әзерләү.
IV. Түбәндәге сорауларга балаларның җавапларын магни¬тофон тасмасына яздыру.
1. Әниеңне яратасызмы?
2. Синең әниең нинди?
3. Әни ни өчен кирэк?
4. Әниең синең белән уйныймы?
Нинди уеннар уйныйсыз?
5. Син әниеңнең нинди булуын теләр идең?
V. «Минем сөйкемле әнием» дигән фотостенд әзерләү
VI. «Әти-әниләргэ 10 киңәш» дип аталган открытка эзерләү.
VII. Әниләр өчен сораулар әзерлэуәү
1. Балалар әти-әнидән куркырга тиешме?
2. «Син начар малай», «Син начар кыз» дигән җөмләлләрне балага карата кулланырга ярыймы?
3. Гаепле булган очракта, баладан гафу үтенергә кирәк
4. Баланың үтенеченә «ярый» яки «ярамый» дип җавап бирү дөресме?
5. Баланың ярамаган эше турында берничә мәртәбә кабатлау кирәкме? Чит кешеләр янында моны эшләү ярыймы?
6. «Әгәр син үз-үзеңне яхшы тотсаң, мин сиңа ... (күлмәк уенчык һ. б.) сатып алам». Бу алымны куллану нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
VIII. Әниләр турындагы китаплар күргәзмәсе оештыру
IX. Бала тәрбияләү турында плакатлар әзерләү
X. Балалар белән бергәләп әзерләгән иң тәмле ризык
конкурс үткәрү.
Очрашуның барышы.
Залда әниләр турында җыр яңгырый
Алып баручы. Әни — дөньядагы иң күркәм сүз. Баланың теле ачылганда ук, аның иң беренче «әннә», «әни» дигән сүзләрен ишетәбез. «Әни» сүзе һәр телдә дә матур яңгырый
Җир шарының бөтен почмагында
Бер үк төсле сөенә энилэр,— дип язган шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов.
Магнитофон тасмасыннан балаларның әниләрен яратулары турындагы язмалары яңгырый.
Алып баручы. Әйе, балаларыгыз сезне яраталар. Әлеге җаваплардан сез улыгызның, кызыгызның тавышын ишеттегез. Күбегезнең күзләре яшьләнде, чөнки балаларыгыз сүзләрне ихлас, чын күңелдән әйтте.
Һәр әни нәрсэ турында хыяллана? Баласының бәхетле
акыллы, белемле, тәүфыйклы, сәламәт һәм башка яхшы сыйфатлары турында, билгеле. Ни чәчсәң, шуны урырсыц, ди халык. Баланы бәхетле итәр өчен, иң элек әти, әни кирэк.
Бүген без сезнең белән гаиләдә бала тәрбиялэәүдә әниләрнең роле турында сөйләшергә җыелдык. Безнең очрашунынң исеме дә «Әни кирәк!» дип атала. Хәзер бу сорауга балаларыбызның җавапларын тыңлыйк.
Магнитофон тасмасына яздырылган «Әни ни өчен кирәк?» дигән сорауга балаларның жаваплары тыңлана.
Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Балаларның жавапларыннан ишеттек: әнилэр — дөньядагы иң гүзәл затлар. Алар — ашатучы, эчерүче, пешерүче, иркәләүче, юатучы, дәвалаучы, кайгыртучы һ. б. Бу сүзләрне чиксез санап булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, әниләр — гомерләре буе бала өчен яшәүче кешелэр. Әйе шул, бала тәрбияләү — дөньядагы иң изге һәм иң катлаулы хезмэт.
Анкетадагы 2, 4, 7 нче сорауларга җаваплар укыла.
Алып баручы. Безнең очрашуның максаты — тәрбия барышында туган сорауларга бергәләп җавап эзлүә, белгечлэр киңәшен тыңлау, узара фикер алышу.
Ничек баланың йөрәгенә үтеп керергә? Ничек итеп яхшы булырга өйрәтергә, дөрес тәрбия бирергә?
Алып баручы язучы, педагог Л. А. Никитинаның «Уен белән һәм аннан башка» дигән китабыннан әнинең баласы белән мөнәсәбәте — аның белән уйнавы, шөгыльләре турындагы өзекне укып күрсәтә.
Алып баручы. Сезнең бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек? Сез балаларыгыз белән уйныйсызмы? Үзегезнең катнашуыгыз белән уенның эчтәлеген баетасызмы? Балаларыгызга уйнаганда өй жиһазларыннан, савыт-сабалардан файдаланырга рөхсэт бирәсезме? Балаларга уеннарда кулланырга костюмнар әзерләргэ ярдәм итәсезме?
Фикер алышу.
Алып баручы. Фикер алышулардан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин. Баланың уенына яки шөгыленә кушылып китсәң, бу вакытта үзеңнең әйтергә теләгән фикереңне аңа җиткерергә җайлы була. Шулай булгач, әниләргә баланың мавыгуларына, шөгыленә җитди карарга, уенны оештырырга ярдэм итәргә һәм, үзеңне бала белән бер дәрәҗәдә тотып, аның чын дустына, иптэшенә әверелә белергә кирәк икән.
Һәрбер кешене гомере буена саклап, яклап һәм әйдәп ба¬ручы көч — эни мәхәббәте. Ул нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапларны анкета нәтиҗәләренә таянып бирергә тырышыйк.
Анкета буенча фикер алышу.
Алып баручы. Яратуның чиге бармы? Аның чиген ни¬чек билгеләргә? Чикләнмәгән сукыр ярату нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Кешеләр бу турыда һәрвакыт уйланганнар. Әти-әниләргә язылган әлеге киңәшләр шундый уйланулар нәтиҗәсе буларак тугандыр. («Әти-Әниләргә 10 киңәш» дип аталган открыткалар өләшә.) Сез аларны укыгыз, үзегезгә кирәкле дип санаганнарын билгеләп куегыз. Без аларны сезгә бүләк итәбез, әлеге киңәшләр балаларыгыз белән дөрес менәсәбәт урнаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Анкеталарга яңадан әйләнеп кайтыйк. «Сезнең балагыз тыңлаучанмы?» дигән сорау очраклы гына бирелмәде.
җаваплар укыла. Фикер алышу.
Алып баручы. «Баланы әти-әнисен тыңларга, хөрмәт итәргә ничек күнектерергә?» дигән сорауны еш ишетергэ туры килә. Хәзер сезнең игътибарга түбәндәге күренешләрне тәкъдим итәбез.
1. Әни баласына өстәлгә менгәне өчен сугып җибәрә. Бала, аз гына вакыт үтүгә, бу эшне яңадан кабатлый, ләкин әни, күршесе белән сөйләшү сәбәпле, аңа игътибар итми.
— Күрәсезме, мин аны берничек тә тыңлата алмыйм,— ди әни.
Бала бу сөйләшүне тыңлап тора.
2. Әни көне буе балага шартлар куя: «Әгәр тыңламасаң, мин сине йокларга яткырам, табиб чакыртам, почмакка бастырам...» Әмма бала янауларның берсенә дә игътибар итми, чөнки әнисенең алай эшләмәгәнен белә.
3. Өч яшьлек бала сөт салган чынаяк белән уйный. Үз эшләре белән мәшгуль әни балага боерык биргән тавыш белән: «Җитәр уйнарга!»— дип кычкыра һәм эшен дәвам итә. Бала сөтне түгә һәм җаза ала.
4. Бала әнисе белән беренче мәртәбә балалар бакчасына бара. «Әни, кайчан барып җитәбез инде?»— дип сорый бала.
«Син бакчада үз-үзеңне яхшы тот, тәрбиячене тыңла»,— ди әни баласына. «Ә мин анда уйныйммы соң?»— дип сорый бала. «Уйнавын уйна, әмма уенчык аркасында тавыш чыгарма, юл бир. Тавыш чыгарсаң, тәрбияче җаза бирер, я почмакка бастырыр, уйнарга рөхсәт бирмәс. Хәзер миңа көне буе сине уйлап тынычлык булмас инде, өйдэ әйбәт булган икән»,— ди әни. Бала туктап кала һәм бакчага барасым килми, өйгэ кайтам дип елап җибәрә. «Тагын ниләр уйлап чыгардың хэзер ук тукта елавыңнан, әйдә, бакчага!»— ди ярсыган әни, баланы җилтерәтеп. Әмма бала урыныннан да кузгалмый.
5. Әни улын күршеләренә карата тупаслык күрсәткәне өчен орыша. Әмма алты яшьлек малай, әнисенә кычкырып: «Кычкырма, мин сине тыңлаудан туйдым!»— ди. Әни малайның бу сүзләренә шаккатмый, тавышын күтәреп сөйләшүен дәвам итә. Бу сөйлэшүдән туеп, малай өйдән чыгып йөгерә.
6. Әни баласын беренче мәртәбә балалар бакчасына алып килә Һәм тәрбиячегә болай ди: «Бу бала олыларны тыңларга яратмый, бакчада ничек булыр инде?»
7. Әни балага кисәтү ясый: «Телевизорга кагылма!» Ба¬ланың ул турыда уйлаганы да булмаган, әмма әнисе шундый кисәтү ясаганнан соң, аның бу эшне эшләп карыйсы килә һәм ул телевизорга таба юнәлә. Әнисе, аңа усал карап: «Күрдеңме, ул барысын да киресенчә эшли, мине бөтенләй тыңламый!»
Әти-әниләрнең фикерләре тыңлана.
Балалар психологы чыгыш ясый.
Алып баручы. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт, тынычлык булдыру — хатын-кызның әни кешенең изге бурычы. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, балаларны онытырга, икенче урынга куярга һич ярамый. Бала әни белән аралашуга, ана назына мохтаҗ. Бу турыда бер вакытта да истән чыгармаска кирәк.
Балалар безнең бала чагыбыз турында сөйләтүне, китаплар укуны, аларны тыңлавыбызны аеруча яраталар.
«Балалар, сез кичләрен нәрсә белән шөгыльләнәсез? Әгәр син әни булсаң, балаң белән нинди уеннар уйнар идең?» дигән сорауларга магнитофон язмасыннан балаларның җавапларын тыңлау.
Алып баручы. Көндәлек мәшәкатьләре,
әһәмиятле эшләре, шатлык һәм борчулары белән үткән һәр кеше азагында
кич тора. Кичен гаилә өйгә җыела: әти-әни эштән, балалар бакчадан, мәктәптән кайталар. Гаилә тормышының иң якты өлеше булып, кичләрен балаларыбыз белән аралашу тора. Кайвакыт алар көтмәгәндә килеп чыга, шунда бала күңелендә бер-береңне ярату, бер-беренә ышану, якынлык, туганлык хисләрен күрәсең. Аралашулар тупаслык, акыл өйрәтү, кычкыру, елау кебек тискәре күренешләр белән түгел, ә балаларыбыз күңелендә балачакның якты хатирәләре булып сакланырлык җылы булсыннар иде. Балаларыбыз, үсеп, үзләре әти-әни булгач та, бу традицияне дәвам итсеннэр, көндәлек гадәткә әйләндерсеннәр иде.
Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, мин сезгә гадәти булмаган бирем тәкъдим итәм. Үзегезнең гаилә кичләрен искә төшерегез һәм түбәндәге тәртиптә бәяләгез.
I бирем.
1. Гаилә кичләре сезгә җылы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм иттеләр (кызыл фишка).
2. Һәрвакытта да уңай нәтиҗә булмый (сары фишка).
3. Мондый кичләрнең беркайчан да булганы юк (яшел фишка).
II бирем.
1. Бала белән әңгәмәгә һәр көнне вакыт табам, үземнеү бала чагым турында сөйлим, бергәләп уйныйбыз.
2. Баланы йокларга яткырганда, әкият сөйлим, мактау сүзләре әйтәм.
3. Бергәләп балалар өчен тапшырулар, мультфильмнар карыйбыз, фикер алышабыз.
4. Балага олылар өчен булган телевизион тапшыруларны карарга рөхсәт итмибез.
5. Йокы алдыннан балалар белән саф һавада йөрибез.
6. Төнгә каршы куркыныч хәллэр турында сөйләмибез
7. Бала кәефсез килеш йокларга ятмый.
8. Олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне балалар янында ачыкламыйбыз.
9. Баланы көн саен бервакытта, кичке сәгать 9 да йокларга яткырабыз.
Сез югарыда саналган гамәлләрнең кайсы белән килешмисез?
Гамәлләрнең берсе генә үтәлмәсә дә, балагыз белән мөнәсәбәт начар якка үзгәрергә, баланьң сәламәтлегенә зарар
килергә мөмкин. Бу үз чиратында баланың, елак, кире, үзсүзле
булуына китерэ.
Хөрмәтле әти-әниләр! Баланың сәламәтлеге, акыл һәм тәр¬бия дәрәҗәсе, кәефе, әлбәттә, әти-әнинең дөрес тәрбиясенә бәйле. Бала тәрбияләү — авыр һәм җаваплы хезмәт. Сезнең йокысыз төннәрегез, борчу-мәшәкатьләрегез балаларыгызның мэхәббәте, ихтирамы булып кайтсын. Сезнең һәрберегезгә ана бәхете телибез.
Балалар башкаруында әниләр турында шигырьләр сөйләнә, җырлар яңгырый. Әниләр һәм балалар катнашында күңелле уеннар, биюләр оештырыла. Әниләргә балалар әзерләгән бүләкләр тапшырыла. Очрашу чәй эчү белән тәмамлана.

Категория: Внеклассная работа | Добавил: gulfir
Просмотров: 487 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Внимание!
Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то
здесь Вы можете подать заявку на получение
Свидетельства о публикации!

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Меню сайта:




Анализ сайта онлайн Рейтинг@Mail.ru