Главная » Файлы » Начальные классы » Внеклассная работа |
Гаиләне тирәнрәк өйрәну максатыннан тәкъдим ителә торган тестлар һәм анкета
22.02.2012, 20:28 | |
Гаиләне тирәнрәк өйрәну максатыннан тәкъдим ителә торган тестлар һәм анкета Әти-әниләр өчен сораулар Хөрмәтле әти-әниләр! Безне мәктәпнең тәрбия эшенә карата сезнең фикерләрегез кызыксындыра. Тубәндәге сорауларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Без сезнең, җавапларны һәм тәкъдимнәрне киләчәктә тәрбия эшен камилләштерүдә кулланырбыз. Сорауларга уйлап һәм ихлас җавап бирүегез сорала, җааваплар тулысынча аноним. Әгәр дә фикер белән килешәсез икән, ул номерны тугәрәккә алыгыз, әгәр риза булмасагыз « — » (сызык), җавап бирүдә икеләнсәгез, номер янына «?» (сорау билгесе) куегыз 1. Тәрбия һәм белем эшенең дәрәҗәсе мине тулысынча канәгатьләндерә. 2. Укытучы минем балама уңай карашта, дигән фикердә калам. 3. Минем өчен укытучының түбәндәге сыйфатлары мөһим: а) үз эшенең остасы булуы; ә) кирәкле киңәш бирә белүе; б) әдәпле, тәрбияле булуы; в) пөхтәлеге; г) төгәллеге. 4. Кирәк вакытта баламның тормышы, үз-үзен тотышы турында төгәл мәгълүмат алам. 5. Теләгән очракта мәктәпкә теләсә кайсы вакытта килә алам. 6. Балам белән аралашуда туган төрле авырлыкларны педагоглар ярдәме белән хәл иттем. 7. Җыелышларга, консультациялэргә йөреп, тәкъдим ителгэн әдәбиятны укып, мин балаларның үзенчәлекләрен аңлый башладым. 1 нче тест балаларга мондый сораулар бирелә: 1. Синең циркка ике билетың бар. Үзең белән тамашага кемне алыр идең? 2. Гаиләгез кунакка җыена, ләкин бер кеше авырый. Аның янында кем калырга тиеш? 3. Син конструктордан өй тезисең, ләкин ясап бетерә алмыйсың. Ярдәмгә кемне чакырыр идең? 4. Син үзеңнең иң кадерле әйбереңне югалттың. Бу күңелсезлек турында иң беренче кемгә сөйләр идең? 5. Тешең авырта, һәм син теш табибына барырга тиеш. Табибка кем белән барырсың? 2 нче тест Әти-әни, син нинди? Бу сорауга һәркемнең гадел җавап ишетәсе килэ. Тубәндәге уен-тестны тәкъдим итәбез. Бала белән аралашканда еш кулланыла торган җөмләләрне билгеләгез. № Сораулар Баллар 1 Сиңа ничә мәртәбә кабатларга? 2 2 Рәхим итеп, миңа киңәш бир. 1 3 Белмим, синнән башка мин нәрсә эшлэр идем? 1 4 Син кемгә охшап шундый булгансьщ?! 2 5 Синең дусларың бигрәк яхшы. 1 6 Я инде, син кемгә охшаган? 2 7 Мин синең яшьтэ... 2 8 Син минем булышчым һәм ярдэмчем. 1 9 Нинди дуслар инде бу синең? 2 10 Нәрсә турында гына уйлыйсың син? 2 11 Бигрэк акыллы улым (кызым) инде минем! 1 12 Син ничек уйлыйсьң, улым (кызым)? 1 13 Кеше балалары бала төсле, ә син... 2 14 Бигрәк тә зиһенле инде син, улым (кызым). 1 Нәтижәләрне бәяләү. Балларны санагыз. Әгәр 5—7 балл җыйган булсагыз, димәк, сез балагыз белән бер-берегезне аңлап яшисез. Ул сезне ярата һәм хөрмәт итә, сезнең аралашуыгыз аның шәхес булып формалашуына йогынты ясый. 8—10 га кадәр балл. Сезнең балагыз белән аралашуда кыенлыклар булуын, туган проблемаларны аңламавыгызны, кызыксынмавыгызны, аның үсешендәге җитешсезлекләрне баланың үзенә тапшыруыгызны дәлилли. 11 балл һәм аннан югары булганда. Сез балагыз белэн җитәрлек аралашмыйсыз, аның үсеше көтелмәгән хәлләр йогынтысына бәйле. Бу турыда житди уйланырга кирәк. 3 нче тест 1. Сез балагыз белән мөнәсәбәтегез яхшы, узара аңлашабыз дип уйлыйсызмы? 2. Сезнең белән балагыз чын куңелдән сөйләшәме? Сездән киңәш сорыймы? 3. Балагыз сезнең эшегез белән кызыксынамы? 4. Сез балагызның дусларын беләсезме? 5. Балагызның дуслары өйгә киләләрме? 6. Балагыз көнкүреш эшләрендә катнашамы? 7. Сезнең уртак шөгылегез һәм кызыксынуларыгыз бармы? 8. Балагыз бәйрәмгә эзерләнгэндә катнашамы? 9. Балалар үзләре өчен оештырылган бәйрәмнәрдә сезнеәң дә булуыгызны телиләрме? 10. Балагыз белән театрларда, күргәзмәләрдә, концертларда буласызмы? 11. Балагыз белән укылган китаплар, тыңлаган, караган тапшырулар хакында фикер алышасызмы? 12. Буш вакытыгызны балагыз белән бергә үткәрергә яратасызмы? Тестка ачкыч. Һәр уңай җавап — 2 балл; кайбер вакытта дигән җавапка — 1 балл; тискәре жавап 0 балл белән бәяләнә. Балларны санагыз. Әгәр 20 балл җыйган булсагыз, сезнең бала белән аралашуыгыз яхшы; 10—20 гә кадәр балл — ара¬лашуыгыз уртача, җитәрлек дәрәҗәдә түгел; 10 баллдан да ким булганда, сез бала белән гомумән аралашмыйсыз, һәм бу очракта сезгә җитди уйланырга кирәк дигән нәтиҗә ясала. Анкета Максат. Йомгаклау шөгылен бәяләү. Хөрмәтле әти-әниләр! Таблицада бирелгән сорауларга җавап бирегез. № Сораулар әйе юк өлешчэ 1 1.Шөгыль сезгә ошадымы? 2. Балалар белән эмоциональ аралашу тойдыгызмы? 3. Шөгыльдэ баланың сәләте һәм кызыксынуы искә алынамы? 4. Бала үзен катнашучы гына түгел, уенның хуҗасы итеп тә тойсын өчен, педагог шартлар тудыра алдымы? 2 Шөгыль сезнең балагызга үсеш (аң, физик) бирәме? 3 Балагыз үз гамәлләренә бәя бирә аламы, башкарган эшләрен анализлый аламы? 4 Балагыз шөгыльдэ теләп катнашамы, активмы? 5 Балагыз катнашында нинди шөгыльлэр карар идегез? а) рәсем э) әвәләү б) кисеп ябыштыру в) кул эше г) уен д) сөйләмне үстерүгә караган е) математик ж) музыка з) физкультура и) грамотага өйрәтүгә караган шөгыль 1. Балагызга уенчык сатып алганда нәрсәгә таянасыз? а) аерым бер тема белән таныштыру максатыннан (хәрби, спорт, транспорт һ. б.)_________________________ ә) бала теләге буенча ________________________ 2. Балагыз, өйдә уйнаганда, өлкәннәрне, аерым һөнәрне, көнкүрештә булган хәлләрне һ. б. чагылдыра аламы? әйе _____________________________________ юк ______________________________________ 3. Балагызга уенны башлауга нәрсә сәбәпче була? а) әти-әнинең әйдәве ________________________ ә) үзенең кызыксынуы ______________________ 4. Ничек уйлыйсыз: балагыз нәрсә эшләргә тиеш? а) уйнарга _______________________________ ә) шөгыльләнергә ___________________________ 5. Балалар өчен үз кулыгыз белән нинди уенчыклар ясадыгыз? а) ясаган булсагыз, ниндилэр __________________ ә) юк ______________________________________________________ 6. Мөмкинлегегез булса, нинди ярдәм күрсәтер идегез? | |
Просмотров: 430 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Внимание! Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то здесь Вы можете подать заявку на получение Свидетельства о публикации! |
Всего комментариев: 0 | |