сценарий презентация powepoint урок школа учитель егэ гиа скачать Тәрбия нигезлэре - Родительские собрания - Внеклассная работа - Копилка сайта - К УРОКУ.RU

К УРОКУ.RU

Учителям, школьникам, студентам и родителям!
Главная » Файлы » Внеклассная работа » Родительские собрания

Тәрбия нигезлэре

· Скачать 21.01.2013, 22:30


Тәрбия нигезлэре
(Уртанчылар төркеме)I
җыелышка эзерлек.
I. Анкеталар тутыру
1.Балагызда үз-үзен дөрес тотуның нинди күнекмәләре формалашкан? Мисаллар китерегез.
2. Сөйләмендә балагыз ягымлы сүзләр кулланамы? Аңа бу сүзләрне кем өйрәтте?
3. Үз-үзеңне дөрес тоту күнекмэлэре тәрбияләүдә нинди алымны иң мөһиме дип саныйсыз?
II. Зәвык белән бизәлгән, «Тәрбияле бала үстерүнең серләре» дигән түбәндәге кулланмалар булдыру.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез түбәндәге шартларны үтәгән очракта балаларыгыз тәрбияле булырлар.
1. Балаларыгызга, тирә-юньдәгеләргә ягымлы, игътибарлы булыгыз.
2. Балагызны беркайчан да түбәнсетмәгез, кычкырмагыз, тупас сүзләр әйтмәгез, тәрбия ысулы итеп физик җәза кулланмагыз.
3. Юк-бар сәбәпләр белән балага кисәтү ясамагыз, ешрак мактагыз.
4. Гаиләдә балага карата таләплэрегез бертөрле булсын, әгәр берегезнең кисәтүе белән икенчегез килешмәсә, моны бала югында гына сөйләшегез.
5. Кечкенә кешенең шәхесен хөрмәт итегез, «син әле бәләкәй», «син әле моны аңламыйсың», «сиңа әле иртәрәк» дигән төшенчәләрне кулланмагыз.
6. Балагызга куйган таләпләрне үзегез дә үтәгез. Бер-берегезгә «хәерле иртә», «тыныч йокы», «ярдәмең өчен рәхмәт» кебек ягымлы сүзләр әйтергә онытмагыз.
7. Балаларыгызга үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшкәндә генә түгел, һәрвакытта өйрәтегез.
III. Күргәзмә оештыру: «Китап — баланы тәрбияле шәхес итеп үстерүдә төп таяныч».
IV. һәр гаиләгә матур итеп бизәлгән түбәндәге чакыру билетлары әзерләү.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Без барыбыз да балаларыбызның акыллы, тәрбияле шәхес булып у
үсүен телибез. Нәкъ менә шул турыда сөйләшергә, узара фикер алышырга без сезне «Тәрбия нигезләре» дип аталган очрашуга чакырабыз.
Тәкъдим ителә торган көн тәртибе:
1. Түгәрәк өстәл артында тәрбия серләре турында сөйләшү.
2. Баланың бакчадагы тормышы: беренче дуслары, уңышлары.
3. Әти-әниләр белән «Турыдан-туры сөйләшү» уены.
4. «Тәрэәзә» стена газетасының «Сез беләсезме?» рубрикасы белән таныштыру.
5. Фотостенд: «Кечкенә леди һәм джентльменнар».
6. Иң матур чигү эшләренә конкурс.
7. Очрашуга әзерлек эше төркемнәрдә алдан башлана, әкият геройларына чакыру хатлары языла. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелә, алар магнитофон тасмасына яздырыла. Тәртипле, тәрбияле балалар үстерүче гаиләләргә рәхмәт хатлары языла.
8. «Тәрбиялелекнең тылсымлы шәһәре».
Очрашуга ике көн калгач, балалар Шәвәлидән хат алалар. Ул очрашуга җыенуын, үзе белән бүләкләр, тәм-томнар алып килүен хәбәр итә.
Кичәнең барышы.
Әкрен генә көй яңгырый.
Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр!
Бүген без барыбыз өчен дә мөһим булган тәрбия темасына сөйләшүгә җыелдык. Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда, үзеңне дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Сезне һәм үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап әзләрбез.
I. Җыелышның барышы.
Әти-әниләр игътибарына магнитофон язмасына тэрбияченең балалар белән язылган әңгәмәсе тәкъдим ителә. Тәрбияче анда балаларга түбәндәге сорауларны бирә:
1. Балалар, сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез?
2. Нинди кешене итагатьле кеше дип атыйлар? Сез үзегезне тәрбияле дип саныйсызмы?
3. Олылар сезгә карата яхшы мөнәсәбәттәме? Алар сезгә мөрәҗәгать итәләрме? Ни өчен?
4. Ни өчен матур сүзләрне тылсымлы диләр?
Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң, тәрбияче кешеләрнең Бер –берсенә карата мәрхәмәтле, игътибарлы, дустанә булырга тиешлеге, мондый халәтнең кешелэргә шатлык өләшүе, хәтта дәвалавы турында сөили.
Алып баручы. Кешеләрнең эчке тәрбиясен акча белән бәяләп, үлчәүгә салып үлчәп булмый. Аның тәрбиясе кылган гамәллэрендә, эшләгән эшләрендә күренә.
Кешенең үз-үзен тоту кагыидәләре озак еллар дәвамында барлыкка килгән. Элек-электән кешенең сөйләме, үз-үзен тотышы, аралаша, матур итеп киенә белүе һ. б. безнең күзлектән караганда әһәмиятле тоелмаган бик күп нәрсәләр (чөнки боларны шәхси эш дип уйларга да мөмкин) аның тәрбия дәрәҗәсен күрсәткән. Тәрбиялелек кагыйдәләрен үтәүнең кайбер норма-ларын 200—300 ел элек канунга тиңләгәннәр, аны үтәмәгән кешелэрне җәзага тартканнар. Петр I тарафыннан чыгарылган яшәү кагыйдәләре турындагы канунда: «Беркем дә башын аска иеп, кешеләргә кырын карап йөрергә тиеш түгел...» диелгән.
Хәзерге заманда тәрбияле бала үстерүнеэ нинди серлэре бар икән? Бүген без шул турыда сөйләшербез.
Тәрбияче анкетаның беренче соравын укый.
Алып баручы. Л. Смирнова-Гангнус үзенең «Тәрбия¬лелек әлифбасы» китабында мондый киңәш бирә: «Бала тәрбияләүне гаиләдә ягымлылык, түземлелек, мәрхәмэтлелек, дустанә һәм акылы атмосфера тудырудан башларга кирәк. Баланың яшен искә алып, тәрбияне иҗади рәвештә алып бару зарур бала куңеленә тәрбия «орлыкларын» көчләп түгел, ә әкият, уен формасында «салырга» кирэк».
Кайчагында бала булмәсенә Тылсымчы килеп керә, аның алъяпкыч кесәсендә серле хат булырга мөмкин. Икенче вакыт бала тылсымлы зонт күреп ала, баксаң аңа бала жибәргән хаталар турында шаярып кисэтү хаты язылган икән.
Көн саен билгеле бер урынга битлек эләргә мөмкин. Бала барлык яктан да үзен дөрес тотса — елмаючы, кисәтү алган, үз -үзен начар тоткан булса, ачулы битлек эленә.
Без, олылар, кайбер вакытта тылсымчыларга әверелергә тиеш. Бала хаталарын безнең бертуктаусыз акыл өйрәтүләре-бездән түгел, бәлки яраткан уенчыклары, әкият геройларың үзенә мөнәсәбәтен күреп (билгеле, безнең ярдәм белән), күбрәк аңлый, кыенсына һәм башка кабатламаска тырыша.
Ягымлы көй яңгырый. Алып баручы барлык катнашучыларга «Исәнмесез!» дип әйтергэ тәкъдим ясый.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, шушы ягымлы сүзне әйткәннән соң безнең барыбызга да көн яктырып, җылынып, матурланып киткән кебек тоелды. Без балаларыбызны да ягымлы сүзләрне ешрак кулланырга өйрәтергә тиешбез.
Тәрбиячеләр әти-әниләргә бакча тормышыннан бер эпизод уйнап күрсәтәләр.
Әни (тәрбиячегә). Исәнмесез, Галия Абдулловна! (Улына эндәшеп.) Марат, ә син нишләп исәнләшмисең, хәзер үк исәнмесез, дип әйт! Мин көтәм. (Марат эндәшми.) Кемгә охшап шундый үзсүзле булдың соң син?
Мине оятка калдырасың бит! Ничек өйрәтергә инде бу баланы?
Алып баручы залда утыручыларга мөрәҗәгать итә.
Алып баручы. Әни кеше дөрес эшләдеме? Сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Үзегез бу хәлдэ нишләр идегез?
Тәрбияче, әти-әниләрнең жавапларын гомумиләштереп, ягымлылык тәрбияләүнең нәтиҗәлерәк алымнары турында сөили.
Алып баручы. Олылар сөйләшкәндә, бүлдерергә ярамый. Боларны да аңлатырга тырышаәыз. Әгәр дә аңа бик тиз генә нидер сорарга кирәк булса? Бу очракта ул нишләргә тиеш?
Тәрбиячеләр күренеш уйныйлар. Ике әни сөйләшеп торалар.
1 нче әни. Исәнме, хәлләрең ничек?
2 нче әни. Әйбәт. Син ашыкмыйсыңмы?
1 нче әни. Юк, кая ашыгырга, мин бала белән саф һавада йөрим, кибетләргә керәм.
Бала (әнисенең итәгеннэн тартпып). Әни, кара әле, теге малайның нинди пистолеты бар, миңа да шундыйны ал эле.
1 нче әни. Олылар сөйләшкәндә тыгылма! (Әңәмәдәше белән сөйләшүен дәвам итә.)
Бала. Миңа шундый пистолет кирәк, әйт инде, аласыңмы?
1 нче әни. Кит янымнан, күрмисеңмени сөйләшәм бит, туйдырдьң инде. (Әңгәмэдәшенә.) Кешеләрнең балалары бала төсле, безнеке бер минут та басып тора алмый, сөйләшергә бирми.
Алып баручы. Әни нинди хата җибәрде? Балагыз сөйләшүне бүлдергәндә, сез ни эшлисез?
Җавапларны гомумиләштерү. Фикер алышу.
Алып баручы. Әгәр без балага олылар сөйләшкән вакытта бүлдерергә ярамавын, эндәшкән очракта гафу үтенергә кирәклеген аңлатсак, алар, әлбәттә, моны дөрес итеп эшләр иде.
Әкрен генә көй яңгырый.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! «Ягымлы бала тәрбияләүнең серләре» белән танышыгыз эле. Сез бу киңәшләр белән килешәсезме? Киңәшләрнең кайсыларын сез үз тәҗрибәгездә кулландыгыз һәм ни дәрәжәдә уңышлы дип саныйсыз? (Киңәшләрне укый.)
Шагыйрә А. Барто үзенең бер шигырендә түбәндәгечә язган:
Эшләрем бик бармаганда,
Миңа мактау булыша.
Сораулар.
1. Баланы кайчан мактарга кирәк: эшнең, шөгыльнең һ. б. нәтиҗәсе өченме яки бу эш, шөгыль белән кызыксынганы өченме?
2. Сез балагызны мөстәкыйльлеге, игътибарлылыгы, ягымлылыгы өчен еш мактыйсызмы?
Нәтиҗэ ясала. Фикерлэр тыңлана.
«Баласына мактау сүзләрен кем күбрәк әйтә ала?» конкурсы үткәрелә. Әти-әниләр түгәрәк ясап басалар һәм, ягымлы сүзләр әйтеп, уенчыкны кулдан кулга йөртәләр.
Йомгаклау өлеше. Тәрбияче мактауньң уңай нәтиҗәгә ирешүдә ничек итеп булышуы турында сөили.
- Алып баручы. Бер генә көн дә баланы эш-гамәлләре, нәни генә уңышлары өчен мактаудан башка үтмәскә тиеш. Шундый нәтиҗә ясыйбыз: «Балагызны ешрак мактагыз, бу аның тәрбияле булырга омтылуына китерер».
Ә хәзер фишкалар ярдәмендә балагызның тәртибенә бәя бирегез. Бала түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үти икән, Кызыл фишкаларны куясыз, өлешчә генә үтәсә — сары фишкаларны, бөтенләй үтәмәгән очракта зәңгәр фишка куела.
Сораулар.
1. Бала кайчан кул юарга кирәклеген белә һәм бу кагыйдәне үти: сабынлап кулын юа, сөлгегә сөртенә.
2. Киемнәрен пөхтә итеп җыештырып куя белә.
3. Төчкергәндә, кулъяулык куллана, иснәгәндә, тавыш чыгармый.
4. Ярдәм сораганда, ягымлы сүзләр куллана, рәхмәт әйтергә онытмый.
5. Дөрес эшләмәгән очракта гафу үтенә белә, бу сүзне дөрес интонация белән әйтә.
6. Тирә-юньдәгеләргә, әйберләргә бармагы белән төртеп күрсәтми.
7. Сөйләшүне бүлдерми, кирәк очракта кагыйдә буенча эндәшә.
8. Таныш кеше очраганда, ягымлы итеп исәнләшә, саубуллаша белә.
9. Урамда, җәмәгать урыннарында чисталык һәм тәртип саклау кирәклеген, чүп-чар ташлау өчен, махсус урыннар барлыгын белә.
10. Транспортта олыларга урын бирү кирәклеген белә.
Фишкалар куелып беткәч, нәтиҗә ясала, узара фикер алышына.
Әти-әниләр белән «Турыдан-туры сөйләшү» уены уйнала. Ул тубәндәгечә була.
Тәрбияченең кулында туп. Көй башлангач, ул тупны түгәрәк ясап баскан әти-әниләргә бирә. Алар тупны кулдан кулга тапшыралар, көй тукталгач, тупны тотып калган кешегә тәрбияче мондый сораулар бирә:
1. Нинди очракларда кулъяулык кулланырга кирэк? Ничек итеп, күрсәтегез.
2. Кеше төчкергәндә, «Исән бул» дип әйтү кирәкме?
3. Әңгәмәдәшегезнең киемендэ җитешсезлек күрсәгез, бу турыда аңа ничек итеп әйтерсең
Уенга нәтиҗә ясала. Фикер алышына.
Алып баручы «Сез беләсезме?» рубрикасына кыскача таныштыру ясый, киләчәктә андагы мәгълуматларның, айга ике тапкыр яңартылып торачагы хакында әйтә.
Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең өчен бер-ничә мәгълүмат: «Хәлләрегез ничек?», «Сәламәтлегегез ничек?», «Кәефегез ничек?» сорауларына «Рәхмәт», «Бик үк яхшы түгел», «Бик яхшы» дигән кыска җөмләләр белән генә жавап бирү кирәк.
Кунакларга башмаклар тәкъдим итү килешми, бу кунакчыллык кагыйдәләренә туры килми.
Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, балаларны чакырабыз.
Матур көй яңгырый. Залга балалар керәләр һәм әти-әниләре белән янәшә утыралар. Шәвәли керә.
Шәвәли. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, әтиләр һәм әниләр!
- Балалар. Исәнмесез!
Шәвәли. Балалар, җавап бирегез әле, сез ягымлылармы? Балалар. Әйе.
Шәвәли. Яхшы. Мин хәзер сезгә үземнең уенчык шалтыравыгымны бирәм, ә сез дөньядагы барлык ягымлы сүзләрне әйтергә тиеш. Һәрберегез, ягымлы бер сүз әйтеп, шалтыравыкны күршесенә тапшыра. Сүз гади генә түгел, тылсымлы итеп әйтелергә тиеш. Минем колакларым тылсымлы, матур, ягымлы итеп әйтелгән сүзләрне генә ишетәләр. Иң оста итеп әйтүчене бүләк көтә.
Балалар, ягымлы сүзләр әйтеп, шалтыравыкны түгәрәк буйлап бер-берсенә бирәләр. Уенда әти-әниләр дә катнашырга мөмкин.
Шәвәли. Сез чын тылсымчылар икәнсез. Мин барлык сүзләрне дә ишеттем, хәтеремдә дә калдырдым. Миңа бигрәк тә «рәхим итеп» дигән сәз охшады. Ә кайчан әйтергә соң, бу сүзне? (Балалар Шәвәлигә бу сүзне кайчан һәм ничек кулланырга кирәклеген аңлаталар.) Рәхмәт, мин хәзер аңладым, үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң, «рәхим итеп» сүзен әйтү кирәк икән, бу сүзне онытсаң, үтенечең үтәлмәячәк.
Тәрбияче балаларга Шәвәли белән бер уен тәкъдим итә.
Уенньң шарты: «рәхим итеп» сүзе әйтелсә генэ эш үтәлә.
Шәвәли. Рәхим итеп торып басыгыз. (Балалар басалар.)
— Кул чабыгыз. (Балалар эшне үтәмиләр.)
— Рәхим итеп, кулларыгызны күтәрегез. (Кулларын күтәрәләр)
— Кулларыгызны тешерегез. (Кулларын төшермиләр.)
— Рәхим итеп сикерегез. (Сикерәләр)
— Ун, кулыгызны күтәрегез. (Күтәрмилэр)
— Утырыгыз. (Утырмыйлар)
Булдырдыгыз, балалар. Сез бик тәрбияле балалар икәнсез.
Зур үскәч тә, ягымлы сүзләрне онытмагыз.
Балалар, сез тылсымга ышанасызмы? Күзләрегезне йомыгыз. Тылсымлы кәрзин, тиз генә күчтәнәчләрне китер!
Шәвәлинең бүләкләрен салган кэрзинне залга алып чыгалар.
Алып баручы. Рәхмәт, Шәвәли. Бу тылсымлы күчтәнәч¬ләрне ашагач, балаларыбыз тупас сузлэрне бетенлэй онытыр-лар, акыллы, тэртипле, ягымлы, мәрхәмәтле булырлар.
Хөрмәтле әти-әнилэр! Сезгә балаларыгызның тәрбияле, тәүфыйклы, ата-ананы хөрмәт итүче, игелекле балалар булып үсүен телибез. Алар сезнең йөзгә бервакытта да кызыллык китермәсеннәр, бары яхшы гамәлләр генә кылсыннар.

Категория: Родительские собрания | Добавил: nail
Просмотров: 806 | Загрузок: 144 | Рейтинг: 0.0/0
Внимание!
Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то
здесь Вы можете подать заявку на получение
Свидетельства о публикации!

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Анализ сайта онлайн Рейтинг@Mail.ru