Главная » Файлы » Музыка | ИЗО | МХК » Разработки уроков |
Рус халкының һөнәрчелек тармаклары. Уенчык матрешканың бизәкләре. 5 класс
· Скачать | 29.01.2015, 10:02 |
Тема: Рус халкының һөнәрчелек тармаклары. Уенчык матрешканың бизәкләре. Максат: Халык сәнгатенә мәхәббәт, кешеләргә шатлык һәм матурлык тудыручы сәнгать осталарына хөрмәт тәрбияләү, агачтан ясалган уенчыклар турында белемнәрен тирәнәйтү, Сергей Посад (Загорская), Семенов, Полховский Майдан матрешкаларының формасы һәм бизәкләре белән таныштыру. Өйрәтү максаты: Россия өлкәсендәге рус матрешкаларының тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштыру,укучыларда халыкның декоратив-гамәли сәнгатендә эстетик белемнәрен тирәнәйтү, үрнәк буенча уенчыкларны бизәргә өйрәтү; Үстерешле максат: Иҗади күзаллауларын активлаштыру, сәнгатьле сөйләмнәрен , график осталыкларын үстерү; Тәрбияви максат: Безнең илнең декоратив - гамәли сәнгатенә , хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, үз эшенә канәгатьләнү хисләре формалаштыру. Дәреснең тибы: башлангыч төп белемнәрен өйрәтү һәм ныгыту. Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, карточкалар, уенчык матрешкалар, таймер, музыка Дәрес барышы I. Оештыру өлеше. Дустым тикшер, әле Дәресне башлап җибәрергә әзерме син? Карандаш, рәсем дәфтәре, краскалар Барысы да урынында, тәртипме? Тикшердегезме? Утырыгыз! II. Белемнәрен актуальләштерү. 1. Конэрс структурасы. Торып басабыз, урындыкларны эчкә этеп куябыз. Өстәлдән берәр карточка, үзебез белән ручка алабыз, укыйбыз һәм анда нинди декоратив-гамәли сәнгате турында сүз барса, шуны язып куябыз, сез стенада язып куелган почмакка барып басасыз. Дөрес басканмы, тикшерегә. Үзегезгә пар табып басасыз, бер-беребезне сәламлибез. Сез ни өчен бу почмакка бастыгыз? Беренче сүзне буе озын иптәшегез башлый. (15 сек), ә хәзер икенчегез сөйли (15 сек). Айгөл, иптәшең сиңа нәрсәләр сөйләде? Ә хәзер, укучылар үзегезнең төркемдә булмаган иптәшләрегез белән кушылыгыз. Үзегезнең декоратив - гамәли сәнгатегез турында иптәгегезгә сөйләгез. Беренче сүзне күзләре ачык төстәге укучы башлый. (15 сек), ә хәзер икенчегез башлый.(15 сек) Бу сәнгать турында яхшылабрак белер өчен, син кая барыр идең? - Рәсемнәр күргәзмәсе - Кибет - Музей Бер- беребезне сәламлибез - Бирегә килеп, сез декоратив – гамәли сәнгате турында нәрсәләр белдегез? Беренче сүзне киемендә сәдәфләр күп булган иптәшегез башлый. (15 сек), икенчегез дәвам итә. (15 сек) 2. Безнең илебез сәнгатькә гашыйк кешеләргә бай. Һөнәрчелек тармагында эшләүче осталар бик гаҗәеп кешеләр. Агачтан, балчыктан, тимердән чын тылсым тудыралар. Мин сезне бүген шул тылсымлы әйберләрнең берсе белән таныштырып үтәрмен. Иҗади минут. Буйлары төрле ахирәтләр Бер-берсенә бик охшаш Берсе эченә берсе кергән Ә барлыгы бер уенчык. - Нәрсә турында шулай әйтәләр? (матрешка) Слайд - Матрешка бөтен илгә танылган курчак, ул гадәти булмаган уенчык. Ул турыда бүгенге дәрестә сөйләшербез. III. Рус матрешкасы тарихы турында кереш сүз. -Кайсыгыз белә, беренче рус матрешкасы кайчан һәм кайда барлыкка килгән? - Агачтан ясалган рус - матрешка курчагы Сергиев Посадта XIX гасыр ахырында барлыкка килгән. Мәскәү янындагы иске Абрамцево йортына бик күп танылган рус рәссамнары җыелып эшли торган булган. Ничектер аларга агачтан ясалган япон курчагы килеп эләгә. Япон курчагы фигурасы эчендә аның гаиләсе дә була. Шуннан рәссамнар танылган уенчыклар остасы Василий Звездочкиннан үзебезнең рус матрешкасын станокта кырып ясауны сорыйлар. Аннан соң рәссам Сергей Малютин бизәкләр төшереп буйый. Шулай итеп, беренче рус матрешкасы барлыкка килә. Слайд - Әгәр дә сезнең үзегезгә матрешка курчагын станокта шомартып, бизәп ясарга кушсалар, ул ничек килеп чыгар иде? - Беренче матрешканы сарафан киертеп , кулына кара әтәч тоттырып ясый. Курчак- матрешка барысына бик ошый. Ни өчен? Слайд - Рус халкының сәнгать өлкәсендә хатын - кыз образын сурәтләү зур хөрмәт, ә кош образы – электән яхшылык, иминлек, муллык, иркен тормыш билгесе булган. - Менә шуңа күрә дә агач матрешканың образын тыныч, уңайлы гәүдәләндерә, киеменә традицион элементлар: алъяпкыч, яулык, сарафан кертә. IV. Россиянең төрле өлкәсендәге матрешка бизәкләренең үзенчәлекләре белән танышу. - Хәзерге заман сәнгать һөнәр ияләре ясаган берничә матрешканы чагыштырып үтсәк, берничә рәт бсрлыкка килер иде: загорская, семеновская, полхов-майдан матрешкалары. Игътибар белән карагыз, алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? - Семеновская матрешка. Слайд Семенов матрешкасы загорский матрешкасыннан шунсы белән аерылып тора, аның алъяпкычтагы бөтен урынны зур чәчәк букеты алып тора. Яулыгының кырыйлырында да кечкенә чәчәкләр тезелеп киткән. Бу бизәлештә традицион алтын Хохлома бизәлеше икәне күренә, чөнки хохлома бизәлешенең үзәге дә нәкъ шул ук шәһәрдә – Түбәншәһәр өлкәсенең Семенов шәһәрендә урнашкан. - -Загорская матрешка. Слайд Бу матрешка безгә Загорскийдан китерелгән. Хәзер бу шәһәр Сергиев Посад дип атала. Шәһәр Мәскәүдән ерак түгел. Загорская матрешкасы Семеновская матрешкасыннан тышкы кыяфәте белән аерыла. Башында чәчәк һәм борчак төшкән төрле төстәге яулык. Кофта өстеннән төрле чәчәкләр төшкән сарафан кигән. Әйтерсең чәчәкле болыннан бара. - Полхов- майдан матрешкасы. Слайд - Түбәншәһәр өлкәсендә Полхов- Майдан дигән авыл бар. Авыл зур, һәрбер йортында диярлек матрешка уенчыгын ясыйлар. Башы озынчарак, иңбашыннан эчкә кергән, Мондый форма матрешкага горур кыяфәт биреп тора. Бизәлешенә игътибар итегез: яулыгы һәм итәге аксыл төстә, күзләре әз генә кысылган, карашы хәйләкәр. Иң ачык төс алъяпкычы, анда тылсымлы букет чәчәк ата. Бизәкләренең исемнәре дә бар: “зур роза”, “колокольчик”. “виноград” һәм башкалар. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы. -Ә хәзер, укучылар мин сезгә төрле җөмләләр укыйм, ә сез минем фикер белән килешсәгез басасыз, килешмисез икән, утырып торасыз. 1. Загорская матрешкасының яулыгына төрле түгәрәкләр ясалган. (әйе, баса). 2. Дымково һөнәрчелек тармагы поднослар әзерли (юк, утыра) 3. Беренче рус матрешкасының кулында кәрзин (юк, утыра) 4. Полхов- Майдан матрешкасының күзләре кысыграк (әйе, баса) 5. Гжель бизәкләрен кызыл, кара, сары төсләр белән буйыйлар (юк, утыра). 6. Беренче матрешкага бизәкләрне рәссам Сергей Малютин төшереп буйый. (әйе, баса). - Әйдәгез, хәзер оста куллы уңган һөнәрчеләребез янына кунакка барыйк. Слайд - Күз алдына китерегез, хәзер без сезнең белән агач эшкәртү остасы янында дип. Иң беренче, туры килә торган агачны: каен, усак, юкә эзли, кечкенә кисәкләргә кисә, токарный станокта үзенә кирәкле размерда шомарта. Урталайга бүлә, эчен шомарта. Остага бик төгәл эшләргә кирәк, чөнки берсе - берсенә туры килергә кирәк. - Слайд Ә хәзер бизәкләр төшерүче оста янына барыйк. Буяу әйбәт ятсын өчен, җирлек сала: крахмал белән буйыйлар, кара төс белән битне түгәрәклиләр, яулык, сарафан, кофта, йөзен ясыйлар. Нык игътибар алъяпкыч бизәкләренә бирелә. Ясап бетергәч, берничә кат төссез лак белән буйыйлар. РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы Бер кәгазь битендә язылган биремне ике кара-каршы утырган укучы үти. Сул яктагы рәсемгә туры килә торган сүзләрне ук белән тоташтырырга. №1 яза (15 сек), каршы күршесенә №3 кә бирә.(15 сек). Һәр рәсем буенча укучыларның фикерләрен тыңлау. V. Альбомда эшләргә әзерлек. Эш этаплары VI. Практик эш. -Ә хәзер үзебезне оста бизәкчеләр итеп күз алдына китерик. Безгә матрешкаларны бизәргә кирәк. Сезнең матрешкалар ачык, шат, күңелле булсын. Биттә урнаштыру; Трафареттан төшерү; Йөзен түгәрәкләп ясыйбыз (карандаш); Яулык, алъяпкыч, кофта, сарафанын ясау; Чәчен, күзләрен, иренен, борынын ясау; Яулык, алъяпкыч, кофта, сарафанына бизәкләр; Буяу (краска). Башта тоташ киемнәрне, аннан соң бизәкләрне буяу. Балалар төрле останың бизәү элементларын карый, үз матрешкасын бизи. Тоташ киемнәрне буяганнан соң, кипкәнен көткән арада ял итү. Физминут. Микс – фриз – груп. Торып басасыз, музыкага биеп әйләнәсез, музыка туктауга катып каласыз. Мин сезгә төрле сораулар бирәм, сорауның җавабы нинди санга тигез булса, төркемләнеп басасыз. 1. Гжель сәнгатенә туры килгән ничә рәсем булса, шул сандагыча төркемләнегез. Музыка, бииләр. 2. Хохлома бизәге кертелгән ничә әйбер булса, шулкадәрчә төркемләнергә. Музыка, бииләр. 3. Городец бизәгенә караган ничә рәсем булса, шулкадәр төркемләнергә. Музыка, бииләр. 4. Дымково уенчыгы ничә булса, шулкадәр төркемләнергә VII. Буяуны дәвам итәргә. VIII. Дәрескә йомгак. Рефлекция. -Бүгенге дәрестә без нинди төр матрешкалар белән таныштык? Алар турында нәрсәләр белдек? Слайд Рәсемдәге матрешкаларны таны! Слайд Бүгенге көндә ясалган матрешкалар. Слайд IX. Өй эше. Рус матрешкалары турында кроссвод, табышмак, ребус, частушкалар уйлап килергә. Ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештыру. - Әйдәгез, үзебезнең күргәзмәгә исем уйлыйк. Эшләренә анализ, билгеләр куялар. - Дәрес башында әйткән идем, матрешка- гадәти булмаган уенчык дип. Ул һәр йортта да көтеп алынган кунак.Аның шулай уңышлы һәм озын яшәвенең сере нәрсәдә икән? Ни өчен бөтен кешегә дә ошый икән? - Элек рус матрешкасының төп нигезе булып дуслык, мәхәббәт, бәхет теләү, иминлек һәм тынычлык булса, ул хәзер дә шулай сакланып кала. Менә ни өчен бу мәрхәмәтле сәяхәтче- курчагыбыз безнең өйләребездә хәзер дә яши икән. | |
Просмотров: 365 | Загрузок: 91 | Рейтинг: 0.0/0 |
Внимание! Если Вы опубликовали более трех разработок на портале, то здесь Вы можете подать заявку на получение Свидетельства о публикации! |
Всего комментариев: 0 | |